Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида 9 шахтерның мәете табылды


Донецкидагы Скачинский исемендәге күмер базында тагын бер шахтерның мәете табылды. Һәлакәттә үлгән шахтерларның саны 9га җитте. 4 кешенең язмышы билгесез, аларны эзләү дәвам итә. 30 шахтер хастаханәдә.

Һәлакәт 1200 метр тирәнлектә булган. Шахтада эшләгән 51 кешенең күбесе өскә менеп өлгергән. Һәлакәт сәбәпләре тикшерелә.
XS
SM
MD
LG