Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче Гуантанамо тоткыны мәхкәмә алдына басты


АКШта Гуантанамо төрмәсеннән китерелгән беренче тоткынның эше мәхкәмәдә карала башлады. Чаллы татары Равил Минһаҗевның язмышы әлегә билгесез.

Гуантанамо төрмәсеннән АКШка китерелгән беренче тоткын белдерелгән гаепләүләрне кире какты. Әхмәт Гайләнине 1998 елда Африкадагы террор гамәлләре өчен җавапка тартмакчылар иде.

Ул Ак Йортның Кубадагы төрмәне ябып, тоткыннарны АКШта хөкем итү планында катнашкан беренче кеше булды.

Нью-Йоркның федераль мәхкәмәсе Гәйләни эше нигезендә беренче утырышын 9нче июньдә үткәрде. Анда катнашкан элекке тоткын АКШта кылынган террор гамәлләрендә гаепсез булуын әйткән.

Гәйләнине яшерен рәвештә, таң атканда Гуантаномодан АКШка алып китәләр. Гаепләүчеләр ул Танзания һәм Кениядә кылынган террор гамәлләре өчен шартлаткычлар әзерләгән, ялган документ ясаган, Усама бин Ладенга ярдәм иткән дип шикләнә. Бу илләрдәге һөҗүмнәрдә 224 кеше һәлак булган иде.

Гайләнигә үлем җазасы яный. Аңа дәүләт тарафыннан яклаучылар да бирелгән. Күзәтүчеләр, хокукчылар яклау стратегиясен Гайләнинең еллар буе сак астында тотылу фактына нигезләнеп корачак, дип фаразлый.

Ул 2004 елда Пакстанда кулга алынган булган. АКШ хакимиятләре аны бик куркыныч террорчыларның берсе итеп игълан итте һәм 2006 елда Гуантанамо төрмәсенә күчерде.

Бу Гайләни эше Обама идарәсе өчен дә җитди сыйнау булачак дип көтелә. АКШ президенты Кубадагы шушы тоткыннар үзәген берничә айда ябу планын алга сөрә.

Республикан һәм Демократ фиркаләр икесе дә, бу планны якламый, террорда шикләнелгән кешеләрне АКШка алып килү җәмәгатьчелеккә куркыныч тудыра, ди алар.

АКШтагы сорыштырулар күрсәткәнчә, АКШ халкы Гуантаномо төрмәсенең эшләп килүен тели.

Гуантанамо төрмәсендә Русиядән 7 кеше тотылды. Хәзер анда Чаллы егете Равил Минһаҗев утыра. Ул Русиягә кайтарылырмы, АКШта хөкем ителерме, әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG