Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан парламент республикасы булырмы?


Башкортстан президентының “Московский комсомолец” газетына биргән әңгәмәсе игътибар үзәгендә кала.

Анда ул Русия хакимиятен, дәүләт Думасын, федерация шурасын һәм “Бердәм Русия” фиркасен утка тоткан иде. Ул бер фирка генә диктаты булуга каршы икәнлеген әйтеп, фирка җитәкчеләрен “өч тавык белән дә идарә итмәгән кешеләр” дип атады. Шул ук вакытта Башкортстан парламенты депутатларының да 90% тан артыгы әлеге фирка әгъзалары булуын да истән чыгармаска кирәк.

Аналитиклар Мортаза Рәхимовның бу фикерләрен вазыйфасыннан алынганчы кайбер гамәлләр эшләп калу дип бәяли. Мәсәлән, билгеле сәясәтче Альберт Мифтахов фикеренчә, 11 июнь узачак Башкортстан халыклары ассамблеясы корылтаенда Башкортстанны парламент республикасы итү омтылышлары булу ихтималлыгы бар. Аңа караганда, ассамблеяның моны референдумга куярга карар чыгаруы ихтимал. Ул очракта Мәскәү Башкортстан президентын үзе билгеләсә дә, премьер-министр һәм хокүмәт әгъзаларын республика парламенты хәер-фатихасы белән куелачак.

Шулай ук форумда милләтчелек үсү мәсьәләсен күтәреп, аны фәкать бүгенге Башкортстан президенты гына авызлыклый ала дигән фикер үткәреләчәк. Ягъни, Мортаза Рәхимовны урынында вакыты тулганчы - 2011 елга кадәр утырту өчен кайбер адымнар ясалачак дип фаразлана. Ассамблея корылтаена Русиянең төбәкара үсеш министры урынбасары, илдәге милләтара мөнәсәбәтләр буенча җавплы Максим Травниковның да килүе көтелә. Ул “Ведомости” газетына: “Әгәр дә Башкортстан конституциясе Русия кануннарына ярашлы үзгәртелә икән, без аңа каршылык күрсәтә алмыйбыз”, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG