Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комида югалган балаларны эзләү дәвам итә


Коми респубилкасында 7 көн элек югалган 2 баланы эзләү эшенә 700ләп коткаручы җәлеп ителде. Аларны югалган җирдән 20 чакрымдагы Благоево авылында күргән кеше табылды.

8 яшьлек Андрей Василенко һәм Андрей Малещук 5 июнь көнне мәктәптәге җәйге лагерьдан тәрбияче белән бергә урманга чыккач югалган.

Русиянең тикшерү комитеты “кеше үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Мәктәп директоры “саксызлыкта” гаепләнә.
XS
SM
MD
LG