Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузия чиге буенда хәрби күнегүләр оештыра


Грузия белән чик буенда Русиянең 8500 гаскәрие катнашында хәрби күнегүләр үтәчәк. Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, чара 29 июнь-6 июль көннәренә планлаштырылган.

Узган ел бу төбәктә узган "Кавказ 2008" хәрби күнегүләре белән чагыштырганда быел чарада күбрәк гаскәр катнаша.

Узган айда саклану министры урынбасары, НАТОның Грузиядәге хәрби күнегүләренә җавап буларак "Кавказ 2009" чарасына үзгәрешләр кертеләчәк, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG