Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыпрыска визалар банкта биреләчәк


Июльдән башлап Кыпрыс банкының Русиядәге вәкилчелекләре Русия ватандашларына электрон виза бирә башлый. Банкның дөнья буйлап 220 бүлекчәсе бар.

Узган ел Кыпрысның иң зур банкы 576 миллион долларга Русиянең Юниаструм банкының 80% сатып алуы турында белдерде.

Бу атнада банк җитәкчелеге үз бүлекчәләрендә консуллык эшләрен алып бару мөмкинлеге турында игълан итте.

Русия ватандашлары Кыпрыска виза сорап банкның Мәскәү һәм Петербурдагы бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә алачак.


XS
SM
MD
LG