Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта тәмәкегә каршы яңа канун хупланды


АКШ сенаты тәмәке тартуга каршы чараларны тагын да кырыслату турында канун өлгесен хуплады. Канун тәмәке җитештерүче һәм аңа реклама ясаучы ширкәтләр эшчәнлегенә кагыла. Аның нигезендә тәмәкедә никотин азрак булырга, тәмәке рекламасы киметелергә тиеш.

Сәламәтлек саклау рәсмиләре бу канунны тәмәке ширкәтләренә каршы көрәштә зур җиңү дип саный.

АКШта тәмәке тарту белән бәйле чирләрдән ел саен 400 меңләп кеше үлә.
XS
SM
MD
LG