Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда президентлыкка намзәтләр билгеле


Әфганстан Үзәк сайлау комиссиясе 20 августтагы президент сайлауда катнашачак 41 намзәт исемлеген игълан итте.

Намзәтләр арасында хакимияттәге Хәмит Карзаи да бар.

2004 елгы президент сайлауда 18 намзәт катнашкан иде.

Сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Лодин исемлектәге күп кенә намзәтләр җитәкчелек тәҗрибәләре яки белемнәре булмау сәбәпле президент була алмый дип исәпләвен, әммә сайлау канунының андыйларга да киртә куймавын әйтте.
XS
SM
MD
LG