Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәрдари Талбианга каршы "ахыргача" сугышырга әзер


Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари телевидение аша чыгыш ясап Талибан илне кулга төшерергә тели диде һәм Талибанга каршы "ахыргача" сугышырга әзер булуын белдерде.

Хөкүмәт гаскәрләренең Сват үзәнлегендә Талибан сугышчыларына каршы хәрби чараларына җавап буларак, соңгы көннәрдә сугышчылар берничә бомба һөҗүме оештырды.

Шул һөҗүмнәрнең берсендә җомга көнне Лаһорда үз эш урынында Талибанга каршы көрәшкән күренекле мөселман дин әһеле һәлак булды. Тагын 2 кеше үлде һәм 11 кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG