Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат бәйрәм итә


Иран хөкүмәте Әхмәдиниҗатның кабат президент итеп сайлануын бәйрәм итәргә чакыра. Мусавине яклаучылар өчен “кара көннәр” башланды.

Шимбә кич Мәхмүд Әхмәдиниҗат телевидениедә ясаган чыгышында Хөсәин Мусавине җиңгәнен игълан итте. Илнең югары рухи җитәкчесе Аятулла Хаменеи тавыш бирүне хуплады. Әхмәдиниҗат үзе “яңа чор” башлануы турында белдерде. Мусавине яклаучылар исә Әхмәдиниҗатның җиңүен “кара көн” дип атады.

Тәһран урамнарында 1979 елгы ислам инкыйлабыннан бирле булмаган күп санлы халык катнашында каршылык чаралары дәвам итә. Аларда катнашучылар “диктаторга үлем” дип кычкыра.

"Халык, безнең тавышларны кире кайтарыгыз, башка беркайчан да сайлауга бармаячакбыз, ди. Урам җыеннары арткан саен аларга каршы иминлек чаралары да арта”, дип сөйләде студент Мәһдия Голру.

Башкала Тәһранда һәм башка шәһәрләрдә полиция белән бәрелешләр булып реформалар яклы дистәләгән кеше кулга алынган. Алар арасында шулай ук журналистлар да бар.

Мусавине яклаучылар өчен "кара көннәр" башланды
Сайлау көненнән бирле Иранның тышкы дөнья белән элемтәсе бик чикләнгән. Кесә телефоннарыннан смс җибәреп булмый. Ил эчендә интернеттагы Facebook, YouTube кебек глобаль аралашу челтәрләре ябылган.

Әхмәдиниҗат тавыш бирү “ирекле һәм гадел” булды, дип белдерде. Реформачыл көчләр сайлау вакытында хәрәмләшү булды, дип тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итә.

Реформачыл намзәт Мусави үз белдерүендә 12 июнь сайлавын “әкият” дип атады һәм аның Иранның киләчәгенә йогынтысы “коточкыч” булачак, диде.

Аның тарафдарлары халыкны сишәмбе көнне илкүләм каршылык чарасына чакырды.


XS
SM
MD
LG