Accessibility links

Болгар җыены берләштерә


13 июньдә Болгар шәһәре тыюлыгында Изге Болгар җыены үтте. Быелгы җыен гадәттәгедән киңрәк һәм оешканрак төстә узды. Милли җыенга 15 меңнән артык халык җыелды.

Болгар җыены 20-нче тапкыр уздырыла. Җыенны татар конгрессы, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы, Татарстанның Мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстанның мәдәният министрлыгы үткәрде. Оештыручылар халыкның җыенга елдан-ел күбрәк килүен искәртә.

Болгар җыенына Русиянең татарлар яшәгән барлык җирләреннән Башкортстан, Самара, Сарытау, Магнитагорски, Төмән, Әстерхан, Чувашстан һәм башка төбәкләрдән, Татарстанның барлык районнарыннан да килгәннәр иделәр.

Дини җыенны борынгы дәүләтнең җимерелгән нигезендә үткәрү татарларның милли үзаңын арттыра, ди оештыручылар. Бу мөселманлыкка кайтканда, тарих тамырларын барлау өчен сәяси төсмер бирә. Шуңа күрә Болгарга җыелучы татар мөселманнарның берләшүе кайбер даирәләрдә шөбһә уяту табигый хәл дип санала. Болгар җыенында дини догалар, вәгазьләр сөйләүдән башка дөньяви гамәлләр дә күзгә ташлана.

Зилә Вәлиева дин вәкилләре арасында
Җыен сәхнәдә тарихи күренеш – Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүне тасвирлаудан башланды. Премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева республика җитәкчелеге исеменнән бирегә килгән кунакларны тәбрикләде. Спас һәм Болгар шәһәре башлыгы Камил Нугаев, Төркиянең дин эшләре министры Али Бардак углы, Татарстан Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы вәкиләре чыгыш ясады. Чатырда премьер- министр урынбасары белән Төркиянең дин эшләре министры сөйләшү дә үткәрде. Бу сөйләшүдә Тәлгать Таҗетдин һәм Татарстанның хөкүмәте каршындашы дин эшләре шурасы рәисе Ринат Нәбиуллин катнашты.

Кече манара янында Тәлгать Таҗетдин тәүбә мәрәсиме укыды, вәгазь сөйләде, ягъни тәүбә итәргә чакырды. Көн бик кызу торса да, җыелган халык Кече манара янында бер сәгатькә якын Тәлгать Таҗетдин вәгазен тыңлады. Җәмигъ мәчете хәрәбәләре эчендә өйлә намазы да укылды.

“Борын-борыннан төп йортны игелекле балалар таный торган була. Кайгы-хәсрәтендә, бәхет-куанычында да төп йортына кайтып, ата-анасыннан, әби-бабасыннан киңәш алган”, диде Тәлгат Таҗетдин вәгазь вакытында.

Аның сүзләренчә, ислам динен болгар халкына аңлатырга килүче өч сәхәбәнең берсе – Зөбәер Җада хәзрәтләре Болгар шәһәрендә яшәп калган. Кабере дә Кече манара янында гына булган. Сәхәбә кабере 1730 елларда гына җимерелгән.
Кече манара янында Тәлгать Таҗетдин мәрәсиме


Җыенны оештыручыларның иң беренчесе һәм фидакаре Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин. 1989 елда Ислам дине кабул ителүенә һиҗри буенча 1100 ел тулуны билгеләүне Тәлгать Таҗетдин үз өстенә алган була. Иң беренче җыенга чит илләрдәге күренекле татарлар, ата-баба җиренә беренче тапкыр кайтып, татар халкының борынгы дәүләтенең башкаласы шәһри Болгарга барып саҗдә кылган.

Заманалар үзгәргәч, мәхәлләләр, мөфтиятләр күбәйгәч, Болгар җыены бәхәсләр дә уятты. Соңгы елларда бу чараны үткәрү дин әһелләрен ике төркемгә аерган иде. Муллалар исә мөфтиятләр арасында каршылыклар булса да, халыкны аерырга кирәк түгел ди.
Тәлгать Таҗетдин сүзләренчә, җыенның оештырыла башлавы татар милли аңының күтәрелеп китүе белән бәйле.

“Болгар бөтенләй онытыла язган иде. Качып-посып, берәм-сәрән генә килгәләдек. Аллаһы Тәгалә тәкъдире белән Киев Русе белән Болгар шәһәрләре Русиянеке булды. Русиядә 150-дән артык милләт яши. Урыслардан кала татарлар сан ягыннан икенче милләт. Бүген татар дип атала, элек болгар дигәннәр. Ни өчен? Без шуны өйрәнергә, динебезенең асылын аңларга тиеш. Телебезне, милләтебезне, илебезгә мәхәббәт тоеп яшәргә Алла насыйп итсен”, ди Таҗетдин.

Җыенга Мәскәү каршымы, әллә үзебезнекеләреме?

Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы уку
Болгар җыены оештырылыр алдыннан чараны зурлап уздыруга Мәскәү каршы төшкән дигән имеш-мимешләр дә ишетелгән иде. Әмма мөфтиятләрнең уртак сүзгә килә алмаулары зуррак киртә, дип әйтүчеләр дә булды.

Русиянең Үзәк диния нәзарәте вәкиле Мөхәммәд Сабиров фикеренчә, җыенны үткәрү-үткәрмәү Мәскәүдән дә, Уфадан да, Казаннан да тормый.

“Халыкны аерырга кирәк түгел. Кайбер мөфтиятләр бер-берсе белән аңлашып бетмәсә дә, Аллага шөкер, халык та, мәчетләр дә аерым түгел. Динебез, мәсхәбебез, Коръәнебез, кыйблабыз бер. Аера торган әйберләр юк. Кылган ялгышлыкларыбызны онытып, аларны уртаган салып сөйләшер заман җитте”, ди Уфадан килгән Мөхәммәд Сабиров.

Дин вәкилләре арасында Болгар җыенына каршы төшүчеләр дә бар. Түбән Каманың “Рисалә” мәдрәсәсе мөгаллиме Фатыйх хәзрәт Хәбибуллин сүзләренчә, татарлар беркайчан да Болгарга тәүбә кылырга бармаган.

“Кеше Аллаһы Тәгаләгә Аллаһы Тәгалә күрсәтмәгән юл белән якынаерга тели икән, аның нәтиҗәсе булмаячак. Бәлки, җыенның зарары да юктыр. Әмма кешеләрнең кылган гамәлләрен, ниятләрен карасак, Аллаһы нигезләренә каршы килү бар. Чөнки анда күпләр савап эзләп бара”, ди ул.

Зинһар, ташлардан ярдәм сорамагыз!


Ә җыенга килүче дин әһелләре Болгар җыенының дингә каршы килмәвен искәртә. Дөрес, ташларга ярдәм сорап акча куючы, аның тирәли ярдәм сорап әйләнүче берничә кеше дә булды. Әмма дин вәкилләре катгый рәвештә халыкны мондый гамәлләр кылмаска чакырды.
Халык төркеме


“Ташлар тирәсендә әйләнүләр наданлыктан килә. Халыкның күбесе мәдрәсәдә укымаган. Халыкның бераз ялгышып китүе бар, ләкин имамнар моны аңлатырга тиеш. Без монда дога кылырга, мөселманнарны бер-берсе белән күрештерергә килдек”, ди Мөхәммәд Сабиров.

Җыелган халык та Болгарга ата-бабаларыбызга дога кылырга килдек диде.

Болгар җыенын оештыручы Тәлгать Таҗетдин исә әлеге чарага каршы йөрүләрне диннең асылын аңлап бетермәүдән күрә.
“Беркемнең әйткән сүзен дә каплап куеп булмый. Ләкин без бирегә киләбез, “Изге Болгар — изге шөкер җыены”, дип әйтүне, гамәл кылуны дәвам итәчәкбез.

Аның төп әһәмияте бергәләшеп шөкер кылуыбыз. Ялгыз гына да яхшы, ләкин җәмәгать белән бергә булганда, савабы 27 өлеш артыграк, ди Пәйгамбәребез. Коръәни Кәримнең беренче аяте «Әлһәмдүлиллаһи раббил галәмин» дип башлана. Мең ел буе Исламда яшәп, арабыздан үткән ата-бабаларыбызны, шушы никадәр милләт арасында мөселман булып яшәвебездә сәбәпче булган болгар бабаларыбызга дога кылу бидгатьме? Ата-бабаларын оныткан кеше, нәселен оныткан кеше була, ул маңкорт була”, ди Таҗетдин.

Бу җыенга төрле төрле төбәкләрдән 158 автобус, 350-гә якын җиңел машина белән килделәр. Рухи азыкка сусау, милләткә һәм дингә хөрмәт, дини җәмәгатьчелекнең милли-мәдәни даирәләр белән хезмәттәшлеге әле дә дәвам итүен күрсәтте. Бу җыен бөтен дөньяда яшәгән татарларның кыйбласы рухи мәркәзе Татарстанда булуын тагын бер тапкыр ачык итеп күрсәтте.
XS
SM
MD
LG