Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Манастан август уртасына китәчәк


Кыргызстандагы АКШ хәрби һава базасының яңа җитәкчесе полковник Кристофер Бенс хәрби база Кыргызстан хөкүмәте таләп иткәнчә август уртасына бушатылачак диде.

Бенс хәбәрчеләргә хәрби база үз эшен йомгаклауга инде кереште ди.

АКШ Манас хәрби базасын еллар буе Әфганстандагы хәрби чараларны тәэмин итү өчен кулланып килде.

Февраль аенда Кыргызстан хөкүмәте Манасны ярты ел эчендә ябарга дигән карар чыгарды.

Шулай да АКШ рәсмиләре Кыргызстан үз фикерен үзгәртергә мөмкин дип өметләнүләрен әйтеп килә.
XS
SM
MD
LG