Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Төркмәнстанда чаңгы комплексы төзи


Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге вәкиллек дүшәмбе Төркмәнстанда Каспий диңгезе буенда төзелгән 1.5 миллиард долларлык Аваза исемле шифаханә корылмаларын ачу тантанасында катнашты.

Ачылыштан соң анда инвестиция кертергә теләүче чит илләр үз проектларын тәкъдин итте. Татарстан да берничә төзелеш ширкәте белән берлектә биредә төзелеш башларга тели.

Татарстан төзергә теләгән корылмалар исемлегендә ел бу эшләүче чаңгы шуу комплексы да бар.

Төркмәнстанда мондый үзенчәлекле, әмма гамәлгә ашырылмаган проектлар элек тә булды.

Төркмәнстанның вафат булган элекке президенты Сапармурат Ниязов эсселек 40 дәрәҗәгә җитә торган Караком чүлендә пингвиннар зоопаркы төзергә теләгән иде.

Шул ук Ниязов Төркмәнстан фәннәр академиясен тоту акча әрәм итү дип аны яптырган иде.
XS
SM
MD
LG