Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда җиде кеше һәлак булган


Тәһранда үткән митингта уртада кулларын күтәргән Мусави үзе
Тәһранда үткән митингта уртада кулларын күтәргән Мусави үзе
Дүшәмбе Тәһранда Мусави тарафдарлары оештырган каршылык чарасы вакытында атышлар булган. Рәсми мәгълүмат чаралары җиде кеше һәлак булган дип хәбәр итә.

Хакимиятләр урам җыенын тыюга карамастан, дүшәмбедә Мусавиның меңләгән тарафдары Тәһранның Инкыйлаб мәйданыннан Азатлык мәйданына таба йөреш оештырган.

Җәрәхәтләнгән демонстрант
АП хәбәрчесе әйтүенчә, башта демонстрантларга каршылык күрсәтүче булмаган. Ләкин Инкыйлаб гвардиясе белән бәйле Басиҗ көчләре урнашкан бинага җиткәч, йөрештә катнашкан кешеләр бинага һөҗүм иткән. Тегеләре ут ачкан.

Ирандагы мәгълүмат чаралары тулысынча хакимият контролендә, илдәге вазгыять турында бәйсез мәгълүмат алу бик авыр. Җомга көннән бирле интернет сәхифәләре һәм СМС хезмәтләре туктатылган хәлдә.

Каршылык чаралары

Җомга көн үткән президент сайлауда илнең хәзерге җитәкче Мәхмүт Әхмәдинеҗад җиңде, дип игълан ителде. Реформачыл намзәт Мирхөсәин Мусави рәсми нәтиҗәне хәрәмләшү дип атады һәм тарафдарларын тыныч каршылык чарасына чакырды.

Иранның төрле шәһәрләрендә каршылык чаралары үтте. Рәсмиләр бу чараларны фетнә оештыру нияте дип атады һәм аларны тыйды.

Җәрәхәтләнгән демонстрант
Тыюга карамастан дүшәмбедә Мусави тарафдарлары Тәһранда зур митингка җыелды. Анда йөзләгән мең кеше катнашкан. Мусави чыгыш ясап, рәсми нәтиҗәләрне танымавын белдергән һәм илдә кабат сайлаулар үткәрергә чакырган.

Элегрәк Мусави шикаятьләрен багучылар шурасына тапшырган иде. Аятолла Али Хөмәнеи бу шикаятьләрне тикшерергә кушты.

Ике көн барган каршылык чаралары вакытында Иран рәсмиләре 150-дән артык кешене тоткарлаган, алар арасында оппозиция вәкилләре, журналистлар бар, диелә.

Дүшәмбедә иминлек көчләре Тәһран университеты тулай торагында тентүләр үрткәргән. Берничә студент тоткарланган, дип хәбәр ителә.

Каршылык берлдерүчеләрнең зур өлешен студентлар тәшкил итә. Узган төндә алар “Диктаторга үлем, Аллаһу Әкбәр” дип кычкырып йөргән.

Күзәтүчеләр әйтүенчә, Иранда мондый каршылык чараларының 1979 эл ислам инкыйлабыннан бирле булганы юк.

Шикле нәтиҗәләр

Британ ТВ экранында Басиҗ хәрбие
Иранда үткән президент сайлауда төп көрәшнең хәзерге җитәкче Мәхмүт Әхмәдинеҗад белән реформачыл намзәт Мирхөсәин Мусави арасында барачагы алдан билгеле иде. Шулай да, рәсми нәтиҗәләр күпләрне аптыратты.

Беренчедән, алдан үткәрелгән фикер белешүләргә күрә, бу ике намзәт бер чама тавыш җыяр, дип көтелгән иде. Рәсми нәтиҗәгә күрә, Әхмәдинеҗад – 62%, Мусави – 34% җыйган. Шактый зур аерма.

Икенчедән, тавыш бирүгә халык күбрәк килсә, бу Мусави файдасына булыр, дип көтелгән иде. Катнашу дәрәҗәсе бик югары – 85% булды, шуңа да карамастан, Мусави оттырды.

Өченчедән, нәтиҗәләр тавыш урыннары ябылып, берничә сәгать үтүгә игълан ителде. Ул чакта тавышларның 90% саналган диелде. Ләкин бу 30 миллион тавыш дигән сүз. Күзәтүчеләр, шундый күп тавышны кыска вакыт эчендә кул белән санау мөмкин түгел, ди.

Дүртенчедән, гадәттә сайлау комиссиясе нәтиҗәләрне өч көн үткәч раслый иде. Бу вакыт ихтимал бәхәсләрне хәл итү өчен бирелә иде. Бу юлы аятолла Али Хөмәнеи нәтиҗәләрне шундук раслады.

Тәһранның Азатлык мәйданы, 15 июнь 2009
XS
SM
MD
LG