Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам дөньясы шәһәрләре башлыклары Казанда


16 – 19 июньдә Татарстан башкаласында Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы (ИБШО) шурасының 27-нче утырышы уза.

Ислам шәһәрләре башлыклары Казанга 15 июньдә үк килә башлады. Казан мэры Илсур Метшин әлеге оешманың генераль секретаре Омар Абдулла Кади, Мәккә (Сөгүт Гәрәбстаны), Әл-Кудс (Фәләстин) , Доха (Катар), Гәззә (Мисыр) башлыклары белән очрашып сөйләште инде.

Метшин кунакларга бу утырышны Казанда үткәргәнгә рәхмәт белдерде һәм Ислам шәһәрләре башлыкларын Татарстан башкаласы кабул итсен өчен берничә тапкыр тырышып караганнарын да әйтте, дип яза “Время и деньги”.

Татарстан әлеге чара аша Ислам дөньясы белән тагын ныграк хезмәттәшлеккә омтыла, дип белдерә Казан думасы мәгълүмат үзәге. 17 июньдә булачак утырышның рәсми ачылышына Татарстан президенты Шәймиев тә килер дип көтелә.

Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасына Ислам конференциясе оешмасының 54 даими әгъза-иленнән 140-тан артык шәһәр кергән. Баш фатиры Мәккәдә, ә баш сәркатиплек Җиддәдә урнашкан.

Шурага 25 зур шәһәрнең җитәкчесе керә. Алар ИБШО-га кергән бер калада елга бер тапкыр очрашып административ, финанс һәм оештыру мәсьәләләре турында фикерләшә.

Әлеге оешма 1980 елда оеша. Казан исә анда 1992 елдан күзәтүче-әгъза булып тора.
XS
SM
MD
LG