Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле депутатлыкка ачкыч


депутат Фәрит Мифтахов
депутат Фәрит Мифтахов

Татарстан Дәүләт Шурасына сайлау күптән узса да, депутат булганнар һәм бик теләп тә шурага эләгә алмаганнар әле дә үзара тыныша алмый.

Берничә ай Татарстан мәхкәмәләрендә Казанның Декабристлар бүлгесендә узган сайлау нәтиҗәләрен тикшерү бара. Бу бүлгедән депутатлыкка нәмзәт булып барган Игорь Веселов сайлау нәтиҗәләрен дөрес түгел ди.

Аның сүзләренчә, бүлгедән сайланган башка нәмзәтләрнең сайлау кәгазьләрендә исемнәре ике дәүләт телендә: татарча һәм урысча язылган. Веселов турында мәгълүмат исә, урысча гына язылган. Шуңа күрә ул мәхкәмәдән сайлау нәтиҗәсен дөрес түгел дип тануны сорый. Аның сүзләренчә, Татарстанда тагын 180 нәмзәт шундый хәлдә калган. Бу республиканың үзәк сайлау комиссиясе хатасы ди Веселов. Моннан тыш ул, сайлау вакытында кайбер хокук бозу очракларын да искә ала.

Ризасызлык белдерүче үз максатына ирешсә, бу бүлгедән депутат булып сайланган Фәрит Мифтахов шурадагы урыныннан коры да кала ала иде. Нәтиҗәләр аяныч була алса да, Мифтахов үзе бу хәлләргә әллә ни игътибар бирми.

“Мин андыйларга игътибар бирмим. Веселовны бик белмим, әмма очрашып сөйләшкәнем бар. Аңа татар телеме, башкасымы әһәмиятле түгел. Ул бары тик киләсе сайлауларда аны белсеннәр өчен үзен танытырга тели. Әмма бу юл белән ул үзенә начарлык гына эшли. Чөнки бу гамәлләре аша халык аны яхшы яктан түгел, тискәре яктан гына белә.

Татарстанда гомер-гомергә төрле милләтләр, төрле диндәгеләр дус яшәгән. Беркем дә мондый проблема ясап йөрмәде. Сайлау кәгазендә исемен татарча язмаганга ул үзе дә гаепле. Үзәк сайлау комиссиясе һәрбер нәмзәткә, кенәгәдә язылганнар белән килешәсезме, дип баштан ук кул куйдырды. Ул вакытта мин дә, Веселов та ризалык белдереп кулын куйды. Ул вакытта кенәгәдә урысча гына язылганын күргән, ник каршы чыкмаган. Бу сайлау комиссиясенең хатасы түгел”, ди Мифтахов.

Татарстанның югары мәхкәмәсе исә, бюллетеньдә нәмзәтнең исемен татар телендә язмауны сайлау комиссиясенең хатасы дип таный. Әмма бу сайлау нәтиҗәсен дөрес түгел дип танытырлык әһәмиятле хата түгел, диелгән мәхкәмә карарында.

Депутат Фәрит Мифтахов исә, алга таба бу көрәшнең мәгънәсен күрми.

“Бу эш уңышлы тәмамланмаячак. Газеталарга язып, мәхкәмәләргә йөреп кенә, халык хәтерендә калырга уйлыйлар. Шулай ук ризасызлык белдереп йөрүче Васильев дигән нәмзәт тә бар иде. Ул 1999, 2004, 2008 еллардагы сайлауларда да, гел канәгатьсезлек белдереп йөрде. Веселов та шундыйлар рәтен тулыландыра. Ул үзен кем дип кенә атамасын, татармы, урысмы, халык барыбер эшләгән гамәлләргә карап сайлый”, ди Мифтахов.

Шулай итеп, коммерицияле проектларда, хакимият эшләрендә еш кына татар теле санланмаса да, сайлау вакытында телнең кирәклеге, кадере дә артты. Әлегә Веселов татар теленә ябышып үз максатына ирешә алмады. Әмма ул бу эшне югарырак мәхкәмәләрдә дәвам итергә уйлый.
XS
SM
MD
LG