Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” юкка чыкты


Фирма поездын бетерүне белгечләр, сәясәтчеләр һәм җәмәгатьчелек Мәскәү тарафыннан милли һәм төбәк үзенчәлекләрен юк итүнең тагын бер адымы буларак бәяли.

Фәйрүзә апа ике оныгы белән 15 июнь көнне “Казан-Мәскәү” поездына утырып Русия башкаласына кунакка китте. Олы кызым белән киявем икесе дә Мәскәүдә укыган вакытта “Татарстан” поездында танышканнар иде, моңа кадәр Казанга кайтканда да, киткәндә “Татарстан” белән йөрделәр, аның бетерелгәнлеген белсәләр күңелләренә бик авырга туры килә инде, дип ямансулады.

Сәйдәш маршы озак уйнармы?

Хәзер менә май ахырыннан бирле 19 сәгать 20 минутта Казан тимер юл вокзалыннан Мәскәүгә “Татарстан” түгел, ә 1-нче санлы “премиум” класслы поезд юлга кузгала. Аның китүен татар телендә дә игълан итәләр. Сәйдәш маршын да уйнаталар, әлегә…

Бу поездның кыяфәте дә, төсе дә башка. Гадәти “фирма” поездларына караганда вагоннары да юанрак. Төсенә килгәндә, караңгы көмешкә буяганнар, ишекләренә әфлисун төсендә зур итеп РЖД дип язып та куйганнар. Озата баручы хезмәткәрләр, ягъни проводниклар ак кофта белән кара итәк кигән.

Юлчылар “Татарстан”ны юксына

15 июнь көнне юлга кузгалган поездның башлыгы Татьяна Горячкина “Татарстан”ны бетереп бу поезд йөри башлаганнан бирле юлчылар “Татарстан”ны кая куйдыгыз, дип аптыратып бетерүләрен дә яшерми.

“Бу яңа поезд үзенең шартлары, яңа вагоннары һәм эчке кулайлыклары белән аерылып тора. Бәяләргә килгәндә исә, “Татарстан”ныкы шикелле калды”, ди Горячкина.

Горячкина әйтүенчә, яңа поездда кондиционерлар һәм биотуалетлар бөтен вагоннарда да бар. Кайберәүләр, әле йөри башлаганга гына бәяләрне күтәрмәгәннәр, халык ияләнеп китүгә үк артачак, дип белдерә. Казан вокзалында һәр көнне Русия буенча “премиум” классындагы тагын 6 поездның йөрүен рекламлап торалар.

Юлы кыскарак булды

Башта Горький тимер юл идарәсенең Казан бүлеге җитәкчелеге “премиум” белән Адлерга кадәр барып җитеп була, дип белдергән иде. Баксаң, Казаннан киткән поезд Мәскәүгә генә җитә икән. Аннан чемоданнарыңны сөйрәп төшеп Русия башкаласының Казан вокзалында 3 сәгать көткәннән соң шундый ук “премиум” “Мәскәү-Адлер” поездына утыру кирәк. Аның өчен билетлар да аерым алынырга тиеш. Шулай ук, бу поезд йөри башлаган вакытта казанлылар өчен яңа эш урыннары да булачак, дип сөйләнүчеләр дә булды.

“Бу поезд Мәскәү фирмасына һәм өлешчә генә Казанның пассажирлар депосына карый. Проводниклар Мәскәүнекеләр”, ди Горячкина.

Вагоннар таратылган

Башта, бу “премиум” поездны йөртә башлар алдыннан Казан бүлеге башлыгы Ренат Мистахов “Татарстан” поезды бетерелми, ул башка вакытка гына күчәчәк, дип белдергән иде. Горьки тимер юлының Казан бүлеге матбугат хезмәте башлыгы Елена Моисеева “Татарстан” исеме белән бернинди сотав та юк, хәзер исә 21 сәгать 55 минутта Казаннан Мәскәүгә китә торган тиз йөрешле поездда ул вагоннар кулланыла гына, дип белдерә.

“Замана маркетинг таләпләренә күрә, алга таба, “Русия тимер юллары” яңа товарны әйләнешкә чыгарган вакытта бер төрле сәүдә маркасында булачак. Алга таба бөтен поездар да 3 төргә бүленәчәк. Юң югары сыйфатлысы – “премиум” булачак”, ди Моисеева. Аның сүзләренчә, бүген Русиядә йөри торган 100-дән артык бөтен “фирма” поездлары да әнә шул төргә кертеләчәк.

Кышкы рәсем

“Татарстан” кулайлаштыру корбаны

Шулай итеп, Русиянең тимер юл тармагына караган кулайлаштыру сәясәтенә иң беренче булып Татарстан башкаласының билгесе булган “Татарстан” поезды да эләккән булып чыга.

Билгеле булганча, кулайлаштыру сәясәтенең төбендә төрле республикаларның милли һәм төбәкләрнең үзләренә генә хас үзенчәлекләрен бетерү ята. Мәктәпләрне кулайлаштырабыз, кечкенә мәктәпләрне бетерәбез дигән сәясәт Русиядә йөзләрчә татар мәктәбен юкка чыгарды инде.

Аннан чират милли-төбәк компонентына җитте. Хәзер исә, югары уку йортларына да кул сузарга теләүчеләр юк түгел. Инде менә “фирма” поездлары “премиумлаштырыла” ди кайберәүләр. Киләчәктә “Удмуртия”, “Чуашстан”, “Томич”, ”Абакан” һәм башка үзенчәлекле поездлар юкка чыгачак. Аларның бит тәрәзә пәрдәләрендә дә, чынаякларында да ул төбәкнең милли бизәкләре бар иде. Проводниклар да үзенчәлекле киемнәре белән аерылып торды.

Үз вакытында, дөрес булса, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең “Татарстан” поезды проводниклары матуррак күренсен өчен күпмедер акча бүлеп биргәнлеге турында да сүзләр булды.

Туристлар миллилекне эзләячәк


Халыкара чаралар үткәргән вакытта теге яисә бу дәүләт, төбәк үзенә генә хас булган үзенчәлекләрне күрсәтеп калырга омтыла. 2013 елда бөтен дөньядан Казанга киләчәк спортчылар, туристлар һәм Универсиада белән кызыксынучылар Казанны Русиянең 3-нче башкаласы буларак кына түгел, ә бөтен татарлар мәркәзе буларак та күрергә теләр, мөгаен.

Җитәкчелек битараф булды

Шулай итеп, күпләрне кавыштырган, очраштырган, кушкан һәм күпләр өчен горурлык та булып торган, Татарстан башкаласының бер билгесе булган “Татарстан” фирма поезды юк инде. Республика җитәкчелеге бу хәлгә битараф булды.

Разил Вәлиев
Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Мәскәүдә укыган вакытта Казанны, туган илемне һәм телемне юксына башласам, вокзалга төшеп “Татарстан” поездын я каршы ала, я озатып кала идем, ди. “Татарстан” поезды турында шигырь дә язган ул.

“Милләт тел, байрак, тугра һәм көй-моңнан гына тормый. Милләтне милләт иткән билгеләр бик күп. “Татарстан” поезды моңа кадәр безнең милләтнең аерылгысыз бер өлеше иде. Киләчәктә дә шулай булуын теләр идем.

Соңгы елларда милләтләрне бергә туплап бер халык ясау идеясе көннән-көн көчәя бара. Моңа поездларны да кертеп җибәргәч бу проблеманың бик зур икәнлегенә тагын бер дәлил булуын төшендем”, ди Разил Вәлиев.
XS
SM
MD
LG