Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә татар мәдәнияте көннәре


Грозныйда Чечнядә яшәүче татарлар мәдәнияте көннәре үтте.

Чечнянең тышкы мөнәсәбәтләр, милли сәясәт, матбугат һәм мәгълумат министрлыгы оештырган бу чарада министр Шамсаил Саралиев та катнашып татарларның Чечнядәге иҗтимагый тормышка зур өлеш кертүе турында сөйләде.

Чечня президенты һәм хөкүмәте вәкиле Аднан Нагаев президент Рамзан Кадыровның котлавын җиткерде һәм киләсе елда Гребенская бистәсендә татарлар өчен яңа мәдәни үзәк төзеләчәген игълан итте.

Чарада Чечнянең татар мәдәни үзәге үзешчәннәре тамаша тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG