“Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы Алия Сабирова әйтүенчә, хәзергә Татарстан районнары һәм Казанда 3 меңнән артык имза җыелган. Русия төбәкләре һәм интернетта кул куючыларның саны төгәл билгеле түгел. Әмма төбәкләрдән имза җыю кәгазьләрен кабат сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый икән.
“Ульяннан, Самардан татарлар килеп теркәү кәгазьләрен кабат алып киттеләр”, ди Сабирова.
Күптән түгел Түбән Новгород татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ренат Ислямов та имза җыю эшендә катнашучыларның шактый булуын әйткә иде.
Русия төбәкләренә уңайлы булсын өчен имза җыю кәгазьләрен интернетка да куйганнар. Теләгән һәр кеше аны чыгарып алырга мөмкин.
Төбәкләрдәге татарларның бу эшкә бар ихтыяр көчен биреп тотынулары, әлбәттә, аңлашыла да кебек. Урыслар арасында яшәгәнлектән, алар, күрәсең, ана теле өчен күбрәк борчыла. “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә дә төбәктәге татар яшьләре бик теләп кушылган иде.
Русия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итәргә теләүче татар яшьләрен “язгы чир белән авырый” дип бәяләде.
Имза җыю исә ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Билгеле булганча, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү өчен 100 мең тавыш җыярга ният белдергән иде.