Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина министры Евро-2012гә әзерлек низагы сәбәпле эштән китә


Украина транспорт министры Йосип Вински премьер-министр Юлия Тимошенко 2012 елгы Европа футбол беренчелеген үткәрүне әзерләү өчен кирәкле акчаны бирми дип вазифасыннан китте.

Вински хөкүмәт Европа беренчелеген әзерләү белән җитәрлек шогыльләнми ди.

2012 елгы Европа футбол беренчелеге Украина һәм Польшада үтәчәк.

Узган атнада Европа футбол оешмалары берлеге президенты Майкл Платини, әгәр дә Киевның төп стадионы, һава аланы һәм транспорт проблемалары чишелмәсә, футбол беренчелегенең финал уены Киевтан Варшауга күчерелергә мөмкин диде.
XS
SM
MD
LG