Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда каршылык чаралары дәвам итә


Чәршәмбе Тәһранда протест белдерергә йөзләгән мең кеше чыккан
Чәршәмбе Тәһранда протест белдерергә йөзләгән мең кеше чыккан
Иранда бар мәгълүмат чаралары хакимият контролендә. Чит ил журналистларына урамга чыгып фото-видео төшерү тыелган. Аннан килгән мәгълүматның зур өлеше протест белдерүчеләр һәм активистларның үзләреннән килә.

Мусави тарафдарлары җибәргән сурәтләрдә меңләгән кешенең протест белдерүен, “Минем тавыш кайда”, “Мин Мусави дип яздым, ул Әхмәдинеҗад булып чыкты” дигән шигарләр күреп була.

Кайберләре радиобызның фарсы бүлегенә шалтыратып күргәне белән уртаклаша. “Бар кешеләр хәзер урамда юл өстендә утырып протест белдерә, - дип сөйләде бер ханым. – Кулларында “Без студентларның кайгысын уртаклашабыз” дип язылган шигар.”

Килгән хәбәрләргә караганда, Әхмәдинеҗад тарафлы Басиҗ көчләре соңгы ике көндә Тәһран, Исфаһан, Мазандаран шәһәрләрендә студентларның тулай торакларына һөҗүм иткән. Атна башында Тәһран университетының тулай торагына булган һөҗүм нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган иде.

Студентларның күбесе Мусави һәм тагын бер реформа тарафлы намзәт Мәһди Каруби өчен тавыш биргән. Һөҗүмнәр шуның белән аңлатыла.

Җомга көнне үткән сайлауда хәзерге президент Мәхмүт Әхмәдинеҗад җиңде дип игълан ителгәннән соң, Иранда 1979 ел ислам инкыйлабыннан бирле күрелмәгән протест чаралары башланды.

Хөкүмәт моңа кырыс чаралар белән җавап бирде. Рәсми нәтиҗәгә протест белдергән активистлар кулга алына, эзәрлекләнә.

Мусави үзе дә бу сайлауны хәрәмләшү дип атады. «Мошарекат» дигән иң эре реформачыл фирка һәм студентларның «Дәфтәр Такым Вәгъдәт» төркеме Иранда фетнә булды дип саный.

Бүген үзенең интернет сәхифәсендә Мусави соңгы протест чарасы вакытында һәлак булган кешеләрне искә алу нияте белән 18 июнь көнне Тәһранда тыныч протест чарасы үткәрергә чакырды.

Илнең рухи җитәкчесе аятолла Али Хаменеи бар тарафларны да киеренкелекне арттырган гамәлләрдән тотылып калырга өндәде. Берүк вакытта ул бәхәсле тавышларның бер өлешен кабат санарга ризалык биргән, дигән хәбәрләр бар.

Әмма Мусави тарафдарлары кабат санауга ризалашмаска, рәсми нәтиҗәләрне тулысынча көчтән чыгарырга чакыра.

Нобель бүләге иясе Ширин Эбади радиобызга: “Хәзерге шартларда кабат санау мәсьәләне хәл итмәячәк. Халыкара оешмалар күзәтүендә яңа сайлаулар үткәрергә кирәк”, - диде.

Ширин ханым шулай ук соңгы көннәрдә кулга алынган бар кешеләрне дә кичекмәстән иреккә чыгарырга чакырды.
XS
SM
MD
LG