Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда тагын дистәләрчә мең кеше җыелды


Иранда президент сайлауда җиңелгән намзәт Мир Хөсәин Мусави тарафдарларының Тәһрандагы чәршәмбе ризасызлык чарасына дистәләрчә мең кеше җыелды.

Бәхәсле сайлау нәтиҗәсенә ризасызлык белдерүчеләрнең күпчелеге тынлык демонстрациясенә Мусавиның сайлау алды көрәше төсен чагыдырган яшел тамгалар белән килгән.

Шаһитләр әйтүенчә, демонстрация үткән мәйданга тоташучы бер урам чакрымнарча халык белән тулы булган.

Узган җомгада үткән сайлауда президент Мәхмүт Әхмәдиниҗатның җиңүе игълан ителгәннән соң, Иранда 1979 елгы Ислам инкыйлабы чорыннан бирле иң киңкүләмле протест чаралары башланды.

Мусави халыкны атнакич тыныч демонтсрацияләргә яки бу протест чараларында һәлак булганнар хөрмәтенә мәчетләргә җыелырга чакырды.

Мусави сайлау киңкүләм хәрәмләшүләр белән үтте дип яңа сайлау үткәрүне таләп итә.

Хакимият исә тавышларны өлешчә санауга гына ризалаша.

Тәһран чит иллләрнең киңкүләм мәгълумат чараларына Ирандагы протест җыеннарын яктыртуны чикләде.
XS
SM
MD
LG