“Мактарлык армия мени инде бу, җәмәгать?
“Соңгы арада армиянең уңай якларын, яхшы хезмәт итүче солдатлар турында язуыбызны сораучылар күбәйде”. “Ләкин күпме генә оптимист булып, бер-беребезне ничек кенә тынычландырсак та, мактарлык армия мени инде бу, җәмәгать?”дип сорый Лилия Заһидуллина. “Хет үз-үзебезне алдамыйк инде, ачуым бер килмәгәе!”ди ул. Сүз гаскәрдә кыйналган һәм хастаханәдә исән калган Артем Казначеев турында бара. Тик имгәнсә дә Артем разый. Ул хәбәрчегә, Русия гаскәрендә хезмәт итү зур шатлык, дип белдергән.
Баланы бакчага урнаштыру өчен 30-35 мең түлисе
Рәзинә Хәсәнова Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм ул мәгариф даирәсендәге башбаштаклыкларга зарлана. “Ихтыярый-мәҗбүри түләүләр яки түзсен генә кесәләр!” атлы мәкаләдә: “Ел саен балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөртү өчен байтак кына гаиләләрнең юлламаны сатып алуы сер түгел. Узган җәйне ул “кыйммәтле кәгазьләр”нең бәясе 30-35 меңнәр тәшкил итте”,- дип языла. Кемдер исә, бездә белем бакчада да, мәктәптә дә, университетта да бушлай, дип үз-үзен алдауны дәвам итә ала. Тик “Безнең гәҗит” андый "хөр" фикерләрнең ялган булуын ачыклый.
“Инкыйразлы” авылда хасталар газап кичерә
Татар инкыйразы турында китап язып калдырган Гаяз Исхакый туган авылыннан Ясирә Вәлиева хасталар борчуын яза. Чистай районы Яуширмә авылында ике шәфкать туташы булган. Шуның берсен эшеннән кыскартканнар. Ә икенчесе даими рәвештә районга җыелышка йөри. “Кайчан чыкма, медпункт бикләнергә мәҗбүр”. “Шуларга түләр өчен, Татарстаныбызда 5 мең сум акча таба алмыйлар!” “Ә телевизордан көн дә хоккей күрсәтәләр. Менә акча кая китә! Түрәләрнең синең авыруың турында уйларга вакыты юк”, дип яза Вәлиева.
Үлеп барганда, спорт нәрсәгә?
“Үлем хәлендә без” исемендәге мәкаләне Салих Миңнегәрәев язган. “Белгәнебезчә, 2009 ел Спорт һәм сәламәт яшәү елы, дип игълан ителде”. “Ләкин күрә торып туган телең үлеп барганда, спорт белән шөгыльләнәсе килеп тормый шул”. “Кайчандыр Рәсүл Гамзатов: “Әгәр туган телең иртәгә бетә дисәләр, мин бүген үк үләргә риза”, – дип юкка гына әйтмәгән шул”. “Хәзер үзем дә шул хәлдә”.
“Нигә, хөрмәтле депутатлар һәм җитәкчеләр, безне этләрегез белән тиңлисез?”
Дәүләткә аек, тәртипле, урламаучы, зина кылмаучы сәламәт санлы салым түләүчеләрне тәрбияләүче, ягъни файдалы хезмәттә булган Галимҗан хәзрәт Закиров шундый сорау куя. “Хөкүмәткә аена бер депутат, ким дигәндә, 500 мең сумга төшә бит. Ә алардан ни файда?” Кайберәүләр инде 20 ел тирәсе депутат, ә файдалары күренми, ди ул.
Ә коммунистлар хакимияткә өметләнә
Болганчык суда чуртан тотарга телгәндәй, бу вәзгыятьтә Татарстандагы коммунистлар депутат булырга хыяллана. Хәер, берничәсе Дәүләт шурасына узган да инде. Әйтик, республика коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов шундыйлардан. “Коммунистлар хакимияткә киләселәренә ышана” мәкаләсендә аның белән әңгәмә корылган. Ул илдә “ыгы-зыгы күп” ди. “Араларында безне көтеп торучы да аз түгел. Алар белән бергәләп, цивилизацияле юл белән хакимияткә кабат килүебезгә ышанам”, ди Татарстан коммунисты.