Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мәйдан газеты экстремистик дип танылды


Уфа шәһәренең Киров районы мәхкамәсе Мәйдан газетының былтыргы 1 ноябрь санын экстремистик басма дип таныды.

Бу турыда хәбәр иткән Башкортстан прокуратурасы газетада экстремистик гамәлләргә, Русиянең котституцион төзелешен һәм бербөтенлеген көч белән җимерергә чакыру, башкортларны, татарларны, русларны һәм яһүдләрне бер-беренә каршы куеп милләтара һәм динара низагъ чыгару омтылышлары булуын белдерә.

Газетның ул чыгарылышы 5 мең данәдә Алабугада басылган.

Апрель аенда Чаллы мәхкамәсе Мәйдан газетының былтыргы август чыгарылышын экстремистик дип бәяләгән иде.
XS
SM
MD
LG