Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше үтергән милиционерларны аклау гамәлдә кала


Татарстан Югары мәхкамәсе коралсыз кешене атып үтергән милиция хезмәткәрләрен аклаучы карарны гамәлдә калдырды.

Һәлак булучының тол калган хатынының адвокатлары Европа кеше хокуклары мәхкамәсенә кадәр барып җитәргә әзер булуларын белдерә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының үзәк идарәсе хезмәткәрләре 2007 елның гыйнварында фатирга бәреп кереп 31 яшьлек Радик Рамазановны атып үтергән.

Прокуратура бу милиция хезмәткәрләрен вазифалары вәкаләтләреннән чыгуда һәм аларның берсен кеше үтерүдә гаепләде.

Бу елның апрель ахырында Казанның Киров районы мәхкамәсе милиция хезмәткәрләре җинаять кылмаган дип аларны аклаучы карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG