Accessibility links

Уфага Рудольф Нуриев фестивале килә


Бу якшәмбе, 21 июнь көнне Уфада татар халкының атаклы улы, күренекле балет биючесе Рудольф Нуриев исемендәге фестиваль башлана.

Быел бу бәйрәм 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале быел да зурлап оештырылачак, дип ышандыра Башкортстан мәдәният һәм сәясәт министрлыгы. Анда Башкортстан сәнгатькәрләреннән тыш, Русия, Испания, Франция, Алмания балет биючеләре дә үз осталыгын күрсәтәчәк.

Фестиваль Мостай Кәримнең “Прометей” әсәренә танылган татар композиторы Рөстәм Сабитов язган тамаша белән ачыла. Аннан соң “Раймонда”, Аккош күле”, “Ромео белән Джульетта”, “Жизель” балетлары күрсәтелә.

Балет бәйрәме кысаларында төрле чаралар оештыру да каралган. Журналистлар өчен матбугат очрашуы, сәнгать белгечләренең һәм артистларның “түгәрәк өстәл” сөйләшүе дә үткәрелә. Анда төрле илләрдән килгән кунаклар да катнашачак.

Шулай ук Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында “Рудольф Нуриев” дигән күргәзмә дә эшләячәк. Анда мәшһүр балет биючесенең моңарчы күрсәтелмәгән шәхси әйберләре һәм фотосурәтләре урнаштырыла. Аларны Башкортстанга Рудольф Нуриев исемендәге халыкара фонд тапшырган. Фестиваль спектакльләренә хөрмәтле кунаклар сыйфатында Нуриевның туганнары да чакырыла.
XS
SM
MD
LG