Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда оппозиция тарафдарлары һәм полиция арасында бәрелешләр булды


Шимбә көнне Тәһранда берничә мең оппозиция тарафдары хакимиятнең янауларына карамастан, протест чарасына чыкты. Шул урында шартлау булганы әйтелә.

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, шартлаткыч Ислам инкыйлабы җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи мавзолее каршында шартлаган.

Элегрәк полициянең Иран оппозициясе вәкилләре демонстрациясен тарату өчен газ һәм таяклар куллануы хәбәр ителгән иде.

Франц-Пресс белдерүенчә, полиция протест чарасы узган мәйданны камап алып кешеләрне кыйнаган.

Тәһран шәһәр башлыгы Мортаза Тамадон шимбә демонстрациясе рөхсәт ителми дип кисәтте.

Акциянең канунсыз булуы турында җомга көнне Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеи белдерде.

Ул президент Мәхмүт Әхмәдиниҗатның узган җомгадагы сайлауда ышанычлы җиңүгә ирешкәнлеген әйтте. Һәм оппозициянең сайлау хәрәмләшүләр белән үтте дигән гаепләүләрен урынсыз дип кире какты.

Шул ук вакытта Иранның югары канун чыгару оешмасы сайлау кәгазьләренең 10% кабат тикшерү турында карар кабул итте.

Оппозицион намзәтләр Мир Хөсәин Мусави һәм Мәһди Карруби әлеге шура утырышында катнашмады.








XS
SM
MD
LG