Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла президенты Беларус республикасына барырга планлаштыра.


Венесуэла президенты Уго Чавес август аенда эш сәфәре белән Беларус республикасына барырга планлаштыра. Бу хакта Венесуэла вице-президенты, саклану министры Рамон Каррисалес белән Минскиада узган очрашу вакытында Беларус президенты Александр Лукашенко белдерде.

Лукашенко сүзләренчә, ул Чавес белән телефоннан сәүдә-икътисади һәм сәяси хезмәттәшлек турында сөйләшкән. Шулай ук Венесуэлада нефть табу өлкәсендә икеяклы килешүне тормышка ашыруга игътибар бирелгән.
XS
SM
MD
LG