Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда башкорт халкы тарихы һәм этнографиясе йорты ачылды


Бүген Истанбулда Башкорстан республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, шәһәрнең “Топкапы” паркындандагы музей комплексы җирендә Башкортстан һәм Төркия республикалары хөкүмәтенә караган башкорт халкы тарихы һәм этнографиясе йортын ачу тантанасы узды. Анда Башкортстан җитәкчеләре, Русиянең Төркиядәге илчесе һәм башка рәсмиләр катнашты.

Башкорт халкы йортында республиканың казанышлары, аерым алганда нефть эшкәртү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәния-мәгариф турында коллаж тәкъдим ителгән, дәүләт символлары куелган, галим һәм сәясмән Зәки Вәлиди турында шактый материаллар бирелгән, милли костюмнар, археологик табылдыклар тәкъдим ителгән.
XS
SM
MD
LG