Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия президентына һөҗүмдә 2 кеше һәлак булды


Назраньдә президент Юныс-Бәк Евкуровка булган һөҗүм вакытында яраланган машина йөртүчесе хастаханәдә вафат булды.

Евкуровның хәле авыр, дип хәбәр ителә. Хастаханәдә тагын ике кеше ята, аларның берсе – Евкуровның туганы.

Дүшәмбе иртән президент барган машина янында интихарчы машинасы шартлаган. Шартлау 40 кг тротил көчендә булган.
XS
SM
MD
LG