Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбургта Европа Шурасы мәҗлесе утырышы ачылды


Страсбургта Европа Шурасының парламент мәҗлесе үзенең җәйге сессиясен башлый. Утырышта Беларус турында чыгыш булыр, дип көтелә. Беларуска утырышка чакыру алган ил статусы кайтарылыр, дип фаразлана.

Парламент мәҗлесе утырышында шулай ук Русиядә кеше хокуклары торышы турында да сүз булачак. Чыгышта Русиянең Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын үтәмәвенә борчылу белдереләчәк, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG