Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугатка язылучылар кими


Татарстан басмаларына язылу ахырына якынлаша. 30 июнь көнне газета-журналлар үзләренең киләсе яртыеллыктагы тиражларын күрсәтәчәк. Баш мөхәррирләр әлегә куанырлык нәрсә юк ди.

Халыкның газета-журналларга язылуы да кимегән. Мәсәлән 11 июнь көненә ул 1,291 миллион данә басма яздырылган. Белгечләр исә, язылу кампаниясенең ахырына аларның артачагына ышана.

Алар язылучыларның саны кимүне төрлечә аңлата. Күпләр әлеге дә баягы кризиска сылтый, икенчеләр – җәйгә. Ничек кенә булмасын, былтыргы бу вакыт аралыгы белән чагыштырганда, быел язылучылар саны 37%ка кимегән. Татарстан хөкүмәте вәкилләре дә бу хакта үзләренең борчылуларын әйтә. Бигрәк тә алар бюджет оешмаларының басмага язылмый башлауларына игътибар итә. Хөкүмәт, район хакимиятләре, бюджет оешмаларыннан газета-журналларга язылырга ярдәм итүне дә сораган.

Язылучылар саны кимү, матбугатта эшләүчеләрне дә борчый. Мәсәлән, “Ватаным Татарстан” редациясе журналистлары шушы көннәрдә Казан почталарында үз-үзләрен таныту, мөмкин кадәр күбрәк язылучыны җәлеп итү максатыннан акцияләр дә үткәргән.

Басманың баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров сүзләренчә бүген бар нәрсәне кризиска гына сылтап ятып булмый, газета-журналда эшләүчеләр укучыны җәлеп итәр өчен үзләре дә тырышырга тиеш. Бу максаттан ул тиздән үзләренең газетасының йөзе үзгәрәчәген әйтә.

“Замана үзгәрде. Хәтта авыл кешесенең дә хәзер озын язмаларны укырга вакыты юк. Шуңа күрә без киләсе ярты еллыкта “Ватаным Татарстан” газетасының тышкы кыяфәтен үзгәртмәкче булабыз. Ул гади һәм аңлаешлы булырга, укучы беренче биттән үк кайда нинди язма урнашканын белергә тиеш.
Миңназыйм Сәфәров

Халыкның безгә булган мөнәсәбәтен белер өчен исә, без почталарга чыктык. Ул көнне минем тырышлык белән газетага 12 кеше язылды. Бу атнада тагын чыгарга җыенабыз. Чөнки тиражны көнендә генә арттыру мөмкин эш түгел. Аны фәкать укучы белән аралашып, аның нинди мәгълүматка мохтаҗ икәнен белеп кенә арттырып була”, ди Сәфәров.

Миңназыйм Сәфәров сүзләренчә әлегә Татарстанның рәсми басмасына 12 мең кеше язылган. Әмма ул соңгы атнада укучыларның саны бермә-бер артачагына ышана.

“Без көне, сәгате җиткәнне көтеп торырга өйрәнгәнбез. Соңгы ун көндә кешеләр Сабантуй һәм башка җәйге эшләр белән мәшгуль булды. Шуңа күрә бу куркыныч фактлар түгел. Гадәттә җәй көне язылучылар саны 10-15% кими иде. Кышка кергәч исә, кешеләр янә укый башлый.

Язылучыларның кимү сәбәбен кризиска гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Русиядә яшәүчеләр эшләре барып чыкмаса кризис дип аклана башлады. Ул кешеләрнең эшләре аңа кадәр дә бармый иде. Әгәр кеше иртәгә ничек яшәрмен икән дип уйлана икән, ул кеше 157 сумын яки 200 сумын газетага алырга кызганмаска тиеш. Чөнки мәгълүматны алырга өйрәнгән кеше моннан баш тарта алмый. Бүген кризис башланды да, хәзер мин тамагымны гына кайгырта башладым түгел.

Кризис матбугатка тәэсир итә, әлбәттә. Көндәшлек көчәйде, газета-журналларның саны арта, телевидения, радио халыкны җәлеп итәр өчен төрле ысуллар кулланып эшли башлады. Электрон сәхифәләрдә яшь кешегә газета алдыруның кирәге юк дигән сүзләр күренә башлады.

Җитештергән товарны сата белмибез, анысы хак. Татарстан матбугатына да саллы аналитик басмалар язып утырудан бигрәк, бәлки үзләре чыгарган мәгълүматны сата алуга өйрәнергә вакыттыр инде, ди Сәфәров.

“Матбугат.ру” сәхифәсе җитәкчесе Данил Сәфәров та язылучыларның саны кимүенең сәбәбен, җәйгә сылтый. Әмма кризис бу проблеманы тагын да кыздырып тора, ди ул.

“Кризис бер дә йогынты ясамый калмас. Кайбер гаиләләр үзләренең чыгымнарын шулкадәр киметте, аларның хәтта балаларын укытырга да акчалары юк. Аларга 200-300 сумлык газетага язылу да бик авырга туры килә. Бер газета гына алдыручы бик сирәк. Гадәттә авыл халкы берничә басма алдыра. Кризис сәбәпле, бәлки, укучылар кайбер басмадан баш та тартырга мәҗбүрдер. Әмма моңа кадәр матбугатны даими алучылар, хәзер кинәт укымый башлауларына ышанмыйм”, ди Данил Сәфәров.

Мәдәният министрлыгы биргән рәсми мәгълүматларга караганда исә, Татарстан басмаларының гомуми тиражының 34% өлешен үзәк басмалар алып тора. 41% республика һәм 24% район газеталарына туры килә.

XS
SM
MD
LG