Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта кырымтатарларының каршылык чаралары дәвам итә


Киевта министрлар кабинеты каршында җир мәсьәләсенең хәл ителүен таләп иткән кырымтатарларының пикет уздыра башлауларына 40 көннән артты.

Каршылык чарасында катнашучылар арасыннан 8 кеше ачлык игълан итте. Пикетта катнашучылар янына берничә министр урынбасары чыгып, мәсьәлә хәл ителәчәк, каршылык чаасын туктатыгыз дисәләр дә пикет дәвам итә. Әйтергә кирәк, пикетчылар арган, кәефләре төшкен булуга карамастан, ахыргача торачакларын белдерде.

Каршылык чарасында катнашучы Нариман Потелов: “Кырым хакимияте кайсы җирләр аерылачагын билгеләде инде. Ләкин бу җирләрнең хуҗалары Киевта. Кырымтатарлар күтәргән җир мәсьәләсе буенча комиссия үз эшен апрель аенда башлаган булса да, әлегә кадәр нәтиҗәсе юк”, диде.

13 көн дәвамында ач торганнарның берсе - Айдер Абильтаров, безгә беркем дә игътибар итми, дип борчыла.


Шулай ук пикетта катнашучы Дилявер Решитов: “Җир мәсәләсе кырымтатарларның күп кенә мәсьәләләрнең берсе. Украина 22 елдан бирле кырырмтатарлар белен бәйле бер канун да кабул итмәде. Әгәр дә кабул ителгән булса, без таләп иткән җир мәсьәләсе дә хәл ителер иде.

Украина безнең мәсьәләне хәл итмәгәч, без каршылык чарасын халыкара дәрәҗәгә чыгарырга булдык. Моның өчен без шигарьләрне инглиз теленә тәрҗемә иттек”, диде Дилявер Решитов.

Каршылык чарасында катнашучылар кулларына «15 мең гаилә сезнең карарны көтә!», «Җирне халыкка!», «Кырымтатарларның геноцидына юк дибез!», «Безнең йортларыбыз һәм җирләребезне кайтарыгыз!» дигән шигарьләр тоткан иде.


XS
SM
MD
LG