Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Кризис вакытында сез нәрсәдән тыеласыз?


- Җиңел машина алырга уй бар иде, әмма акча җитмәгәнлектән, хәзер бу теләктән тыелып торабыз. Ел саен ял сәфәренә бара идек, быел ял итүдән дә баш тарттык.

- Аракы эчүдән тыелып торам, кыйбат булганга. Чөнки мин аракының кыйммәтлесен генә эчәм. Ә ул хәзер бер мең сумнан да ким түгел.

- Кризисны мин матди яктан сизмәдем, хезмәт хакым кимемәде.

- Сәфәргә чыгып булмады. Быел гына өйләнгән улыма өй җиһазлары кирәк иде, күпләп алып булмый, аз-аз генә алырга туры килә инде.

- Ел саен ала торган айлык ялдан мәхрүм булдым.

- Хәзер медицина хезмәтенең күпчелеге акчалата булу сәбәпле, сәламәтлегемне яхшыртыр өчен медицина ярдәменнән баш тартырга туры килде.

- Авыл җирендә яшибез, акчаны күп тотудан тыелабыз. Иң кирәклесен генә алабыз, киемне дә, ашауны да чиклибез. Йомырка, сөт, ит үзебезнеке, ипи белән шикәрне генә сатып алабыз.

- Мин һөнәрем буенча төзүче, эш эзләп йөрим әле. Казанга килгән идем төрекләрне күрим дип, табып булмады.

- Элек ничек акча булмаса, хәзер дә шулай ук акча юк.

- Җиңел машина сатып алмакчы, дачамны төзекләндермәкче булган идем дә, акча җиткереп булмый.

- Мин язучы Фәнзаман Баттал булам. Ярты ел элек премия билгеләгәннәр иде. Сәламәтлегемне яхшыртырга һәм азрак ял итәргә булмасмы дип, республиканың мәдәният министрлыгына килгән идем. Алар да кризистан зарлана, ләкин шулай да, июль аенда булыр диделәр. Мин аларга рәхмәтле.

- Мин рәссам, шагыйрь Хәмит Латыйпов. Быел күргәзмәләрем узды. Өч китап бастырырга дип әзерләгән идем. Берсе шигырь китабы, икесе альбом. Кризиска сылтап бу китаплар бастырылмады. Татарстан китап нәшриятының баш редакторы бөтенләй каршы төште. 60 яшен тутырган юбиляр өчен бу планнарның җимерелүе, бик күңелсез хәл булды.

- Кризисның шаукымы миңа, хатын-кыз булып, гүзәллекне саклаудан тыелырга, кершән-иннектән баш тартырга мәҗбүр итте.

- Без өч бала үстерәбез. Өлкән улым армиядә хезмәт итеп кайтты. Икенче улым Казанда укый. Мин кечкенә кызым белән өйдә утырам. Ирем Себердә эшли, әмма анда да кыскартулар бара.

- Квартплата күтәрелде, хезмәт хакы азайды.

- Өебезне төзеп бетереп яши башлаганыбызга 5-6 ел гына әле. Былтыр каз бәбкәсе алган идек. Быел үрдәк, чеби, бәбкәләрне 20-не генә алачакбыз.
XS
SM
MD
LG