Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан уку йортында татар бүлеге кыскартылмый


Башкортстан дәүләт университетынында татар бүлегенең язмышына багышланган утырышта бүлекне кыскартмау карары кабул ителде.

Уку йорты ректораты татар-урыс төркеменең читтән торып уку бүлеген ябу һәм көндезге бүлектә укучы студентларны 36%ка кыскарту, бакалавр һәм магистратура ачуга каршы булуы турында белдергән иде. Бүлек студентлары боларга ризасызлык белдереп уку йорты каршында пикет уздырырга җыена иде.

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы шул нисбәттән мөрәҗәгать кабул итте. Анда кичекмәстән Башкортстан дәүләт университеты филология факультетына караган татар-урыс бүлегенең читтән торып уку төркемен яңадан эшләтеп җибәрү сорала.

Моннан тыш, татар-урыс бүлегендә бакалавриат һәм магистратураны ачу мәсьәләсен уңай хәл итү, “Русия халыклары телләре һәм әдәбияты” белгечлеге нигезендә, студентларны кыскартмау таләп ителә.
XS
SM
MD
LG