Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәзарәт яңа бинага күчте


24 июнь Башкортстан диния нәзарәте яңа бинага күчте. Әлеге бинаны “Башнефть” бүләк иткән иде. “Башнефть” анда төзекләндерү эшләре дә үткәрде.

Бинаны ачу чарасында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, Русия мөселманнарының диния нәзарәте башлыгы, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан һәм башка күрше төбәкләрнең мөфтиләре катнашты.

Әлеге ачылган бинада нәзарәт идарәсе, гыйбадәт кылу бүлмәсе, кунакханә һәм ашханә урнашкан.
XS
SM
MD
LG