Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда мөфти сайлау дилбегәсе элеккеге коммунист кулында


7 июльдә Самарда мөфти сайлау өчен корылтай узачак. Бүгенге мөфти Вәгыйз Яруллинга да шушы тирәдә ук 75 яшь тулачак. Сайлау тигез, шома узсын өчен шушы ике вакыйганы бергә кушарга ниятләп торалар.

Чөнки халык арасында дәрәҗәгә ирешкән Вәгыйз хәзрәтнең тагын 5 елга мөфтилеккә дәгъвасы бар.

Коммунистларны дин әһелләре бик озак һәм каты тетмәләрен теттеләр, әйтергә кирәк, урынлы сүктеләр. Халкыбызның: “Дөнья – куласа, бер әйләнә дә, бер баса” диюве мәңгелек хакыйкать.

Бүгенге дин әһелләренә коммунистлар да кирәк булып чыкты. Теләсә кайсы мохиттә, теләсә кайсы сайлауларда 99,99 % уңыш китергән большевиклар Самар мөфтиен сайлауда шул тәҗрибәне кулланырга әзерләнә.

Мөфти Яруллин кып-кызыл атеистик чорда да Самар шартларында ислам динен саклап калган олуг шәхес. Идеологик саташуларда да батмаган акыллы шәхес, ләкин бер үк урында озак эшләгән кешенең дуслары гына түгел, дошманнары да җитәрлек.

Бүген мөфти Яруллин дәрәҗәсен кулланып чәчәк атучылар Яруллинны мәңгегә калдырырга тырышалар, нәкъ Брежнев заманындагыча. Брежневны да җибәрмәделәр, чөнки шул исем астына качып башбаштаклык кылу мөмкинлеге саклана иде.

Вәгыйз Яруллин үзенә баш идеолог итеп гомеренә атеист вазыйфасын үтәгән, элекке полковник, комиссар, пенсиягә чыккач халык арасында җырчы, гармунчы, хәмер-шәраблы мәҗлесләрне бик оста алып баручы буларак танылган Идеал Галәүтдиновны сайлап куйды. Идеал әфәнде делегатларны туплауда иләкнең сирәген куллана. Максат бер – үткен фикерләрне әйтүчеләр узмаска тиеш.
Гомумән соңгы елларда Самар мөфтиятендә юбилейлар, мәҗлесләр, түрәләрне каршы алу чаралары белән мавыгулар чамасын югалтып бара.

Муллаларыбыз очрашуларда толерантлык турында саф-сафа саталар, ә толерантлык шул ук интернационализм байрагының икенче ягы икәненә мәгънә салмыйлар.

Яшьләребез катнаш никахлар баткаклыгында, кызларыбыз атакайлар каршында басып үзләре теләп муеннарына тәре астыралар, шул ук вакытта муллаларыбызның күкрәкләренә Самарда орден тагалар. Толерант булганга, күрмәнгә, ишетмәгәнгә һәм динебез ислам, милләтебез татарны яклап сүз әйтмәгәнгә.
XS
SM
MD
LG