Accessibility links

Казанда Тикшерү комитеты утырышы узды


Комитеты утырышында тикшерү органнарының соңгы 5 айда алып барган эшчәнлеге каралды. Анда шулай ук көн үзәк мәсьәлә буларак корупция һәм аңа каршы күрелгән чаралар тикшерелгән.

Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җитәкчелегендә утырышта президент Миңтимер Шәймиев, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров һәм Эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов чыгыш ясады.

Президентның рәсми сәхифәсе хәбәренә караганда, Бастрыкин әлеге җыенда шулай ук илдә җинаять эшләрен тикшерү мәсьәләләрендәге проблемаларга, гамәлдәге канунларның кимчелегенә һәм бу хактагы тәкъдимнәргә тукталган.
XS
SM
MD
LG