Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлаулар арта


Oбама хакимияте Гыйракта гыйсьянчы һөҗүмнәрнең артуына карамастан, чигенү планланыннан баш тартмыячагын белдерде.

Гыйракта быелның иң канлы фаҗигаларыннан берсе - Бәгъдадның көнчыгышында күпчелек шигыйлар яшәгән Садр җирендә булды. Кичә булган бомбалы шартлауда кимендә 70 кеше һәлак булды. Полиция базар җирендә шартлаган бомбаның яшелчәләр арасына яшерелгән булуын ачыклады. Кичке сәгатьләрдә булган фаҗигада 100дән артык кеше яраланды.

Шартлау Американ хәрбиләренең Гыйрак хөкүмәте арасында имзаланган килешү буенча, илнең район һәм авылларыннан чигенү мөддәтенә бер атнадан аз вакыт калган вакытка туры килде. АКШ хәрбиләренең чигенү процессын башлар алдыннан Гыйракта һөҗүмнәрнең артуы хәбәр ителә. Узган атнада Кәркүктә булган канлы фаҗигада да 70-тән артык кеше һәлак булган иде.

Гыйракта хәзерге вакытта 133 мең АКШ хәрбие бар, иминлек килешүе буенча АКШ хәрбиләре 2011 елның ахырына кадәр Гыйрактан бөтенләй чигенергә тиеш.
XS
SM
MD
LG