Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укырга керүчеләр кимегәндә кем җиңә?


Югары уку йортлары җитәкчеләрен елдан-ел абитуриентларның саны кимүе борчый. Быел 25 меңгә якын абитуриентка югары уку йортлары 40 мең урын тәкъдим итә.

Бу атнада Татарстан югары уку йортларында абитуриентлардан гаризалар кабул итү чоры башланды. Әлегә чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетереп, чыгарылыш кичәләрендә бәйрәм итә. Әмма бу мәшәкать тәмамланып, икенче атнадан ук югары уку йортларына меңләгән студент агылачак, ди гаризаларны кабул итү комиссия вәкилләре.

Быел булачак студентлар өчен 14 дәүләтнеке һәм 7 дәүләтнеке булмаган югары уку йорты ишеге ачык. Узган ел белән чагыштырганда бу бермә-бер кимрәк. Чөнки узган ел шактый гына түләүле уку йортлары ябылып бетте.

Югары уку йортлары җитәкчеләрен исә, елдан-ел абитуриентларның саны кимүе борчый. Әле берничә ел элек югары уку йортларында кайсы белгечлекне генә алсаң да, бер урынга 10-15 кеше туры килсә, быел югары уку йортлары ярым буш булачак ди белгечләр. Чөнки мәктәпне тәмамлаган 25 меңгә якын балага югары уку йортлары 40 мең урын тәкъдим итә. Аларның 16 меңе бюджет, ә калганнары түләүле уку урыннары.

Казан дәүләт университетының абитуриентлардан гариза кабул итү комиссияенең җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко, югары уку йортына керергә теләүчеләрнең саны нык кимесә дә, дәүләт университеты авырлыклар кичермиячәк, ди.

“Монда әллә ни хафаланырга кирәкми. Чөнки 40 мең урынның күпчелеге түләүле. Казан дәүләт университетына һәр ел 5500 абитуриент гариза яза. Көндезге бүлеккә без 2500 студент кабул итәбез. Безнең уку йортында һәр факультетта конкурс зур. Икътисад һәм юридик факультетларга бигрәк тә. Шуңа күрә бюджет урыннарының тулып бетәчәгенә шигебез юк. Әлегә гаризалар кабу итү тәмамланмады һәм ничә кешенең керергә теләве төгәл билгеле түгел. Әмма, безнеңчә, абитуриентлар саны былтыргыдан ким булмас”, ди Сергей Ионенко.

Казан дәүләт университетының физика факультеты деканы Альберт Аганов югары уку йортларына керер өчен гаризалар тапшыру тәртибе белән канәгать түгеллеген әйтә. Аның сзләренчә, бу тармакта күп кенә аңлашылмаучанлыклар бар.

“Хәзер яңа тәртип керттеләр. Абитуриент гаризаны ничә уку йортына тели, шуның кадәр тапшыра ала. Шуңа күрә конкурс нәтиҗәләре дә дөреслеккә туры килмәскә мөмкин. Бу хәл безнең факультетка да кагыла. Шуңа күрә абитуриентларның санын ничек саныячагымны күз алдына да китерә алмыйм. Абитуриентлар саны кимеде дигәнгә, физика факультетына керергә теләүчеләр әзәер дип уйламыйм. Казанда физика юнәлешенедә 2 махсус лицей һәм 5 мәктәп эшли. Аларны тәмамлаучыларның күбесе безгә укырга керә.

Ил буенча исә югары уку йортларына абитуриентларның җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Бу хәл былтыр да күзәтелгән иде. Университетлар укырга керү балларын киметеп, студентлар җыйды. Безнең факультетка да узган ел 600 кеше гариза язды. Уйлап карасаң, бик зур конкурс. Укырга керә башлагач исә, бер урынга бер кеше калды, кайсы-кая таралды. Әйтик ВМК факультеты керү шартларын җиңеләйтте, ярты абитуриент шунда китте. Мәскәү университетлары шартларны җиңеләйтте, анда китүчеләр дә булды. Быел МГУ янә укырга керүчеләр санын икеләтә арттырды. Казан яшьләре янә, күпләп Мәскәүгә агылачак. Былтыр без университетка керү балларын югары куйган идек. Быел исә без дә керү шартларын җиңеләйттек. Әмма алай да, күп кенә факультетларда конкурс төшәр дип уйлым”, ди физика факультеты деканы Альберт Аганов.

Галимнәр бюджет бүлекләре тулачак дип фаразласа да, түләп уку бүлекләренең язмышы ничек булачагын әлегә беркем әйтә алмый. Алай да Русия мәгариф һәм фән министры югары уку йортларына уку бәяләрен былтыргыдан арттырмаска киңәш иткән. Шуңа да Татарстанның күп кенә уку йортларында түләп уку бәяләре арттырылмаган.

Узган елгы кебек үк, быел да иң кыйбатлы белем алу Медицина университетының теш врачларын әзерләүче бүлектә. Биредә укырга теләүчеләр елына 99 мең сум түләргә тиеш була. Кыйбатлык буенча икенче урында Казан дәүләт университетының икътисад белән юридик факультетлары тора. Анда елына 90 мең сум түләп укыталар. Казан дәүләт технология һәм техник университетларында бер ел уку 50-60 мең тирәсе тора. Казанда иң арзанлы белем исә, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият факультетында бирелә. Биредә бер ел уку 31700 сум дип бәяләнә.

Татарстан югары уку йортларында гаризалар кабул итү вакыты 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 4 августта исә, уку йортлары укырга керә алганнарның исемлеген игълан итәчәк.
XS
SM
MD
LG