Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эше кабат мәхкәмәгә җибәрелде


Русия югары мәхкәмәсе күренекле журналист Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнгән кешеләрне аклау карарын гамәлдән чыгарды. Мәхкәмә карары нигезендә әлеге эш яңадан мәхкәмәгә кайтарылды.

Февраль аенда Мәскәү мәхкәмәсе Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнгән ике кардәш Ибраһим һәм Җәбраил Махмудов һәм элекке полиция хезмәткәре Сергей Хаҗикорбановка карата дәлил булмау сәбәпле, аларны аклаган иде.

Ләкин прокурор бу карарга шикаять белдерү сәбәпле, ул көченә кермәгән иде.

Кремль тәнкыйтьчеләренең берсе дип саналган Анна Политковская 2006 елың 7 октябрендә Мәскәүдә билгесез шәхәсләр тарафыннан үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG