Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал Рәхимовны юксына башладылар


Соңгы көннәрдә Башкортстан президентының улы Урал Рәхимов тирәсендә төрле имеш-мимешләр чираттагы тапкыр куерып китте.

Бу юлы инде аның чит илгә чыгып киткәнлеге турында хәбәрләр таралды. Бәгъзе бер чыганаклар Урал Рәхимов Европадагы бер илдә дәвалану, операция ясату өчен, чыгып киткән, дип белдерсә, башкалары президентның улы илдән бөтенләйгә качып киткән дип фаразлый.

Урал Рәхимовның сәламәтлеге яхшыдан булмавы турында соңгы ике-өч елда Башкортстан җәмәгатьчелегенә күп тапкырлар мәгълүматлар таратылган иде. Хәтта аның даими рәвештә Уфадагы 18нче санлы дәваханадә ятуы турында да әйтелә килде. Хәзер Урал Рәхимовның, чит илләрдәге көчле медицина ярдәменә өмет итеп, анда баруы да ихтимал, билгеле.

Ә инде Урал Рәхимов илдән бөтенләй чыгып киткән дип фаразлаучылар бу хәлне Башкортстаннан Федерация шурасында элек сенатор булган, соңгы ике елда Мәскәүдәге төрмәдә тотылган Игорь Изместьев эше белән дә бәйли.

Мәгълүм ки, шушы көннәрдә Игорь Изместьев өстеннән Мәскәүдә мәхкәмә эшләре башланып тора. Аның утырышларында Игорь Изместьев Башкортстан президентына һәм аның улы Урал Рәхимовка бик үк күңелле булмаган белдерүләр ясар дип көтелә. Хәер, бу эшкә бәйле шактый гына мәгълүматлар бу көннәрдә Мәскәү газетларында һәм элетрон мәгълүмат чараларында күренде дә инде. Аларда язылуынча, Игорь Изместьевка бәйле эштә аңлатмалар бирүчеләрнең икесе - Юрий Бушев белән Александр Веремеенко күп кенә җинаятьләрдә Изместьев түгел, ә элек аны үзләренә якынайткан Урал Рәхимов һәм аның әтисе Мортаза Рәхимов гаепле дип белдерде.

Башкортстанда популяр булган бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсе исә Игорь Изместьевның тикшерүчеләр белән булган сөйләшүе беркетмәсен дә бастырып чыгарды. Анда язылганнарга ышансаң, күп кенә кырын эшләрне Урал Рәхимов чынлап та үзе оештырган, ә Игорь Изместьев аның кулындагы бер корал гына булган дип күзаллана.

Башкортстандагы танылган сәясәт белгече Илдар Габдрафыйков та Урал Рәхимовның чит илгә чыгып китүендә ике сәбәпне күрүен әйтә.

“Аның берсе дәвалану ихтыяҗы белән булса, икенче сәбәп нәкъ менә Игорь Изместьев өстеннән мәхкәмә утырышлары башлануга бәйле булырга мөмкин”, ди Илдар Габдрафыйков.

Мәскәүдә Игорь Изместьев өстеннән башланган мәхкәмә утырышларының алдагысы 9 июльгә билгеләнүе турында да мәгълүм булды. Шулай итеп, бу эшне карау һаман да сузыла килә. Аның нигә шулай булуы турында, әлеге дә баягы фараз кылырга гына кала.
XS
SM
MD
LG