Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар да яклауга кушыла


Тәлгать Әхмәдишин (уңда) Дамир Шәйхетдинов
Тәлгать Әхмәдишин (уңда) Дамир Шәйхетдинов

Кама төбәге журналистлары Дамир Шәйхетдиновны һәм Фәүзия Бәйрәмованы яклап язылган мөрәҗәгатькә имза туплый башлады. Беренче көнне үк мөрәҗәгатькә дистәдән артык журналист һәм язучы теләктәшлек белдерде.

Күптән түгел генә бер төркем Чаллы зыялылары Татарстан җитәкчеләренә, прокурорларына, хокук яклау оешмаларына Фәүзия Бәйрәмованы, Дамир Шәйхетдиновны һәм башкаларны яклап мөрәҗәгать юллаган иде. Анда болай диелә: “Татарстан җитәкчелегеннән милли матбугат журналистларына карата башланган дәүләт террорына һәм эзәрлекләүгә чик куювыгызны сорыйбыз”.

Бу мөрәҗәгатьне галимнәр яклап имза куйды. Хәзер инде шушындый ук эчтәлектәге мөрәҗәгатькә имза җыюны журналистлар да башлап җибәрде. “Азатлык” газеты баш мөхәррире Тәлгать Әхмәдишин мәхкәмә эшенә җәлеп ителгәннәрне яклап урам җыены булачагын да әйтте. Җыенга Чаллы хәкимиятеннән рөхсәт алынган. Булачак яклау һәм каршылык чаралары хакында Тәлгать Әхмәдишин “Азатлык”ка да мөнәсәбәтен белдерде.

“Бүгенге көндә Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованы һәм мөхәррир Дамир Шәйхетдиновны яклап Кама төбәге журналистлары һәм язучылары имза җыя башлады. Шушы ук кешеләрне яклап урам җыены уздыру турында хәкимияткә хат белән чыктык. 4 июльдә Җиңү паркында җыен уздыруга рөхсәт алдык.

Бу җыенда сәяси эшчәнлекләре өчен, үз фикерләрен курыкмыйча әйткән өчен көрәштәшләребезнең эзәрлекләнүе хакында сүз булачак. Бүген алар эзәрлекләнсә, иртәгә - башкалар. Нәкъ 1937нче елдагы кебек милли хәрәкәт әгъзаларына басым бара. Без моның белән килемшибез, үз фикеребезне әйтәчәкбез”, ди Әхмәдишин.

Әхмәдишин әйтүенчә, эзәрлекләнүчеләрне яклап беренче көндә үк дистәдән артык журналист һәм язучы имза куйган. Имза җыю дәвам итә.
XS
SM
MD
LG