Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтәр һәм хәбәр


Милли мәгълүмат чаралары гомуми басмалар белән көндәшлек иткәндә зур авырлыклар кичерә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең саны артса да, алар милли матбугатны бик аз укый.

“Татар барда - хәтәр бар” дигән мәкальне үзгәртеп, “Татар барда - хәбәр бар” гыйбарәсен ешрак әйтәбез. Соңгы көннәрдә генә Казанда булып яткан вакыйгаларга күз салыйк. Шәһәр һәм авыл, мәхәллә дәрәҗәсендә генә түгел, ә гомумкешелек өчен мөһим вакыйгаларга гына кагылыйк.

Җомга наркотиклар белән көрәш буенча халыкара көн дип игълан ителгән. Татарстанда бу афәт белән бик каты көрәшәләр. Хәтта бераз гына шәхес хокукын бозып булса да, урта һәм югары мәктәптә укучы яшьләрнең сәламәтлек хәлен тикшерәләр. Моңа каршы кеше хокукын яклаучылар күтәрелгәнен “Азатлык” сөйләгән иде. Шулай да, мөмкин булан кадәр күбрәк кешене тикшерергә омтылалар. Соңгы елда 100 меңнәрчә егет һәм кыз тикшерелеп, шуларның 400-ләбенең наркотик кулланганы билгеле булган. Бу әле укучы яшьләр һәм аларның да тикшергәннәре генә арасыннан гына табылган наркоманнар. Аз сан түгел ул.

Дөнья тәҗрибәсе һәм җирле мөмкинлекләр мәгълүмат ярдәмендә киң җәмәгатьчелеккә барып җитәргә тиеш. 26 июньдә “Яңа гасыр” наркотиклар куллануга каршы зур акция үткәрә. Әгәр дә агымдагы тормыш белән кызыксынсагыз, бу юнәлештә дә бик күп кызыклы нәрсәләр белерсез.

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрдә “Казан Гранд отель” кунакханәсендә 20-30лап илдән килгән финанс белгечләре ислам кәсепчеләре катнашлыгында саммит үткәрделәр. Дин һәм икътисад финанс эшләре турында мондый сөйләшү беренче тапкыр оештырылгандыр.

Атна ахырында Казанга Русия прокуратурасының җинаять тикшерү комитеты вәкилләре килде. Җыен бандит, мафиозникның ниләр кыланганын һәм аларны ничек эләктерү турында федераль тикшерү комитетының коллегиясенең киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр.

Миңтимер Шәймиев тә Русия тикшерүчеләре каршына чыгып, соңгы елларда Татарстанда 27 җинаятьчелек төркеме фаш ителү, 500 кешене җавапка тарту һәм аларның җәмгысы 5200 елга утыртылуы турында сөйләде, 17 кеше гөмерлеккә иректән мәхрүм ителгән. Бер яктан бу саннар җинаятьчелекнең никадәр киң колач алганын күрсәтсә, икенче яктан караганда, аның белән көрәшнең нинди дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Пәнҗешәмбе кичендә Миңтимер Шәймиев Америка Кушма Шталарының Русиядәге илчесе Джон Байерли белән очрашты. Иътисади сәүдә хезмәттәшлеге, гуманитар мәсьәләләрдә уртак эшләр, Универсиадага эзерлек турында сөйләштеләр. Татарстан белән Америка арасында сәүдә әйләнеше 180 миллион доллар тәшкил итә. Бу бик аз. Хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Джон Байерли Русия инглиз теле укытучыларның конференциясендә дә катнашырга дип килгән.

Бу атнада Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре КамАЗ машинасында ярышларда катнашучы Фирдәвес Кабировка, “Мизге”л бию театры җитәкчесе Елена Ижбулатовага, драматург Илгиз Зәйниевка, язучылар Нәбирә Бикчурова һәм Зиннур Хөсниярга тапшырылды. Диплом белән бергә аларның һәркайсы 100 мең сум акча да алды.

Шимбә көнне Казанда “Тынычлыкның яратылышы” халыкара рок-фестиваль гөрлиячәк. Ә кайбер мәртәбәле татарлар Петербургка бара. Анда якшәмбе кичендә Мариинка театры сәхнәсендә “Шүрәле” балетының премьерасы була. Заманында Мәскәүнең Зур театрында, Прагада һәм башка атаклы урыннарда сәхнәләштерелгән бу балет Петербурда икенче тапкыр куела. Кызыксынган, белгән кешегләр өчен бу бик хикмәтле вакыйга.

Газетларда кризис турыда язсалар да, милли тормыш белән кызыксыну иң беренче урында. Ләкин моның өчен милли үзаң һәм иҗтимагый тормыш белән кызыксыну кирәк. Газетларга язылуның барышы хәлнең катлаулы булуын күрсәтә.
Журналист “Ватаным Татарстан” газетының бүлек мөдире Рәшит Минһаҗ Казан шәһәренең татарлар яши торган Тынычлык бистәсенә барып, кешеләр белән татар матбугаты турында сөйләшеп йөргән. Ак яулыклы апалар да, түбәтәйле абыйлар да русча газет укыган яки үзенең ихтыяҗын оныткан булып чыккан.

“Без редакция белән киңәштек тә, газетыбызны яздыру өчен халык арасына чыгарга булдык. Мин бер көн эчендә Тынычлык бистәсендә 7 кешегә газетыбызны яздырып кайттым. Алар арасында төрле кешеләр бар. Әйтик, кемдер газетка беренче тапкыр язылса, икенчеләр газет белән таныш булса да, тыелып тора, өченчеләр русча гына укый икән.

Мин шушы почта бүлегендә узган яртыъеллыкта халыкның нинди басмаларга язылуы белән кызыксындым. “Ватаным Татарстан”ны 20 данә, “Акчарлак”ны 47 данә, “Ирек мәйданын” 26 данә, “Юлдаш” һәм “Татарстан яшьләре”н 60-шар данә яздырганнар. Бистәдә 60-70% татарлар яшәгәнлектән, мондый аз санлы күрсәткеч халыкның газет укымаганлыгын күрсәтә”, диде Рәшид Минһаҗ

Менә шулай итеп, ярты миллион татар яшәгән шәһәрдә берничә йөз газетны таратыр өчен журналистлар халык арасына чыга. Вакыйгаларның, мәгълүматларның муллыгы үзеннән-үзе генә кешеләрнең күзен ача, аның чистарта дип әйтеп булмый шул. Эшләр болай барса, Гаяз Исхакый искәрткән милли таркалу - инкыйраз 200 елдан түгел, хәзер үк килеп тә җитергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG