Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронер: “Майкл Джексон көчләп үтерелмәгән”


Лос Анжелес – Майкл Джекосонның үлемен тикшерүче коронер “поп-музыка йолдызы көчләп үтерелмәгән” дигән нәтиҗә ясады.

Шимбә көнне Лос-Анжелеста үткән матбугат очрашуында тикшерүченең вәкиле Крэйг Һарви “җырчының тәнендә зыян эзләре табылмады” диде.

Үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен токсикологик тикшеренү үткәрергә кирәк, аның нәтәҗәләре 4-6 атнадан билгеле булачак, диде ул.

Мәшһүр җырчы атнакич көнне 50 яшендә вафат булганнан соң, үлемнең сәбәбе артык көчле дарулар куллану булырга мөмкин дигән имеш-мимешләр таралды.
XS
SM
MD
LG