Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия 40 ел элек ябылган православ чиркәвен ача


Анкара – Төркия хакимиятләре 40 ел чамасы элек ябылган православ чиркәвенә эшен яңартырга рөхсәт бирергә җыена.

Төркиянең мәдәният министры Эртугрул Гунай, хөкүмәтнең карары әле кабул ителмәсә дә, чиркәү якын арада эшли башлар, дигән ышаныч белдерде.

Төркиядәге бердән-бер православ чиркәве 1971 елда ябылган иде. Мәрмәр диңгезендәге Халки утравында урнашкан бу чиркәүне Европа Берлеге һәм Кушма Штатлар инде күптән ачтырырга тырыша.
XS
SM
MD
LG