Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евкуровка һөҗүм өчен “Риядус Салихийн” җаваплылыкны үзенә алды


Мәскәү – Төньяк Кавказда хәрәкәт итүче сугышчылар төркеме ингуш президенты Юнысбәк Евкуровка ясалган һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алуын белдерде.

Kavkazcenter.com сәифәсендә урнаштырылган белдерүдә әйтелгәнчә, әлеге һөҗүм өчен җаваплылыкны “Риядус Салихийн” исемле төркем үз өстенә алган.

Белдерүдә бу һөҗүмнең кыр командиры Доку Умаров фәрманы белән башкарылганы әйтелә. Русиянең мәгълүмат чаралары Доку Умаров май аенда хәрби операция барышында юк ителде, дип хәбәр иткән иде.

Ул арада, ингуш президентының сүзчесе Калой Ахилгов сүзләренчә, Евкуровның хәле бүген бераз яхшырган, ләкин ул әле дә ясалма сулыш системасына тоташтырылган килеш ята.

22 июнь көнне ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә Евкуров авыр җәрәхәтләр алды. Дәвалану өчен ул Мәскәү хастаханәсенә китерелде.
XS
SM
MD
LG