Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил президенты Казакъстанга килә


Израил президенты Шемон Перес бүген Казакъстанга рәсми сәфәргә килергә тиеш. Моңа кадәр ул Азәрбайҗанда булды, анда президент Илһам Алиев белән очрашты. Хәбәрләргә караганда, яклар икеяклы килешү имзалады. Аның нигезендә мәдәни, мәгариф, фән һәм югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү каралган. Перес белән бергә рәсми сәфәрдә Израилнең 60 рәсми кешесе дә йори. Израил президенты Казакъстанда халыкара конференциядә чыгыш ясарга тиеш.
XS
SM
MD
LG