Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Һандурас мәсьәләсендә махсус җыен үткәрәчәк


БМОның Гомум Мәҗлесе бүген Һандурастагы түнтәрештән соң туган вәзгыяткә багышланган махсус җыен үткәрәчәк.
Европа Берлеге фетнәне хөкем итте, АКШ канунны сакларга чакырды.

Һандурас президенты Мануэль Селайя хәзерге вакытта Коста-Рикада, дип хәбәр ителә.
Коста-Рикага килү белән ул һаманда Һандурас башлыгы булып калуын һәм китәргә мәҗбүр ителүенн белдерде.

Фетнә, Селайяга яңадан президентлыкка дәгъва итәргә мөмкинлек бергән референдум алдыннан оештырылган иде.

Аның яңадан сайлануына хәрбиләр, парламент һәм Югары мәхкәмә каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG