Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гудерместа Татарстаннан ике кеше яраланган


Чечняның Гудермес районында булган шартлауда Татарстаннан киткән милиция хезмәткәрләренең икесе җиңелчә яраланган. Бу хакта Татарстанны Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Шартлау Русия Эчке эшләр министрлыгының Гудерместагы оператив төркеме һәм җирле милиция үткәргән тикшерү вакытында була.

Барлыгы 3 кеше зыян күрә. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән, хәрбиләрнең хәле әйбәт, дип хәбәр ителә.
Оператив төркем хезмәткәрләре Чечнядагы тәртип саклау эшен дәвам иттерә.
XS
SM
MD
LG